Татарстан Республикасы гимны

100 лет нашему дому

Татарстан Республикасы гимны

Гимнның тарихы 

Гимн – тантаналы, данлаучы җыр. Гимн – дәүләт символларының берсе. Ул төрле тантаналы чараларда башкарыла. 
Татарстан гимнының музыкасы 1993 елның 14 июлендә раслана. Көен татар композиторы Рөстәм Яхин яза. 20 ел дәвамында гимн сүзләрсез генә башкарыла. Ниһаять,  2013 елда аның тексты кабул ителә. Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыре гимнның сүзләре итеп раслана.  Гимнның тексты татар телендә сигез шигъри юлдан һәм рус телендә сигез шигъри юлдан тора.Татар шигырен рус теленә Филипп Пираев тәрҗемә итә.

Гимн авторлары

Рөстәм Яхин – бөек татар композиторы һәм пианисты. Ул 1921 елның 16 августында Казанда туа. Музыка мәктәбен,  аннан соң музыка училищесын тәмамлый. Соңрак Мәскәү консерваториясенә укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы  башлана. Сугыш елларында Яхин зенит-артиллерия дивизиясендә – укчы, аннан соң җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә. Сугыштан соң композитор укуын дәвам итә һәм, аны тәмамлап, Казанга кайта. Ул татар музыка дөньясын үстерүгә гаять зур өлеш кертә. Бик күп җырлар, романслар, инструменталь әсәрләр яза. Рөстәм Яхинның «Туган ягым» җырына язган көе  1993 елда Татарстан Республикасы гимнының музыкасы итеп раслана.

Отрывок из фильма «Рустем Яхин. Сентиментальное путешествие» (1993 год)

Отрывок из фильма «Рустем Яхин. Сентиментальное путешествие» (1993 год)

Вид памятника народному артисту СССР, композитору, пианисту, автору музыки Государственного гимна Республики Татарстан Рустему Яхину в сквере по улице Большая Красная напротив здания Казанской государственной.jpg

Памятник народному артисту СССР, композитору, пианисту, автору музыки Государственного гимна Республики Татарстан Рустему Яхину в сквере по улице Большая Красная напротив здания Казанской государственной консерватории имени Н. Г. Жиганова (2017 год, Казань, автор М. Фролов, Аппарат КМ РТ)

яхин2.jpg

Рустем Яхин

Рамазан Байтимеров – татар шагыйре. Ул 1923 елның 5 апрелендә Исмәгыйль авылында (Башкортостан) туа. Бер еллык укытучылар курсын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында хәрәкәттәге армия сафларында хезмәт итә. Сугыштан соң Казан университетында белем ала. Байтимеровның иҗаты кешеләр, туган як язмышына, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлана. Аның күп кенә шигырьләре популяр җырлар булып китә. «Туган ягым» шигыре Татарстан Республикасы гимнының нигезе итеп алына.

Татарстан Республикасы гимны текста

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живёт в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны ноталары

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны музыкаль редакциясе

(Рөстәм Яхин музыкасы)

1.jpg

2.jpg

3.jpg

4.jpg5.jpg

6.jpg

 

 

 

 

Предыдущий
Следующий